Укытучы – дәрес бирүче генә түгел,
Ул киләчәк өчен җаваплы.
Э.Мөэминова
Кешенең иң матур, хыялга бай булган истәлекле мизгелләре аның балачагы белән бәйләнгән. Үткән еллар пәрдәсен күтәрсәң, шундый матур истәлекләр арасында иң истә калганы килеп төшә.
... Чәчләрен толымга үреп салган нәни кызчык, кулындагы акбур белән кая туры килсә шунда (камыр тактасы, шифоньер ишегенә) язып, җансыз курчакларына, аннан күрше тирәдәге кечкенә малай һәм кызларга, тырышып-тырышып дәрес аңлата ... Хыялы - сабыйны кулыннан тотып белем дөньясына алып керүче, барлык һөнәрләргә юл ачучы Укытучы булу. Чыннан да, адәм баласы бу дөньяда нинди генә биеклекләргә күтәрелмәсен, аның ирешкән уңышларының башында, әти-әнидән кала, укытучы тора.
Әйе, укытучы - бернинди каршылыклар алдында да туктап калмыйча, күңел төшенкелегенә бирелмичә, кешелекне һәм җәмгыятьне алга барырга өндәүче, эрудицияле, өйрәнелгәннәр һәм ирешелгәннәр белән генә тынычланмыйча, даими эзләнүче, киләчәкнең бүгенгедән яхшырак булачагына өметләнүче, киләчәк өчен конкурентлыкка сәләтле, заман белән бергә атлаучы шәхес тәрбияләүче һөнәр иясе. Менә шундый җаваплы, караңгы төндә юл күрсәтүче йолдызларга тиңләрлек һөнәр иясе булырга хыялланган нәни кызчык.
Хыялым югары уку йортының ишеген ачып керергә, педагогик осталыкның бөтен нечкәлекләренә, тел байлыгының асылына төшенеп, аны сабыйларга җиткерә алырлык белгеч дипломломына ия булырга көч бирә.
Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Балачак хыялымны тормышка ашыруда беренче адымнарымны ясыйм… Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Кукмара 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең ишеген тәүге мәртәбә ачып кердем.
Каршымда самими, үземә зур өмет тулы күзләрен тутырып караган укучылар. Һәркайсы үзенчәлекле бер дөнья. Мин зур саклык белән балаларның керcез күңелләренә үтеп кереп, намус, әхлак, вөҗдан белән бергә тирән белем орлыкларын да сала белергә тиеш! Әлеге уйланулар мине педагогик фәлсәфәмә китерде: мин һәр баланың сәләтен ачарга, үстерергә, үз көченә ышанырга, үзен шәхес итеп тоярга, җәмгыятьтә үз урынын табып, аңа Кеше булырга ярдәм итәргә тиеш! Ә бүгенге көн укытучысы моңа әзерме?
Мин көн туган саен әлеге сорауга җавап эзлим. Җавапны кайвакыт – фәнни һәм методик әдәбияттан, өлкәнрәк коллегаларым киңәшләреннән, ә кайвакыт – укучыларның үзләреннән, аларның күзләреннән табам... Күңелендәгесен күз карашы белән аңлатып, синнән җавап көтүче укучыны күрә белергә дә кирәк. Әйе, балалар төрле! Акыллы һәм фикер йөртүчән. Шуңа күрә, мин замана белән бергә атларга тырышам.
Замана укытучысы ... Бүгенге көндә әлеге образны кәгазьгә чумган, мониторга төбәлгән, һәрвакыт каядыр ашыгырга мәҗбүр булган рәвештән башка күз алдына китереп тә булмый. Бу чынлап та шулай, чөнки ул һәрвакыт эзләнүдә. Аның иң мөһим бурычы - укучыга сыйфатлы белем бирү, аны иҗади, мәктәп бусагасыннан олы тормышка атлап чыккач, югалып калмыйча, үз юлын таба белүче шәхес буларак тәрбияләү. Дәресе дә - кабул ителгән дәрес структурасына формаль иярү түгел, ә балаларны мөстәкыйль эшләргә, креатив фикер йөртергә юнәлдерелгән формада оештыру. Фәнне авыр үзләштерүче бала дәрескә куркып кергән вакытта, аңа уңай халәт тудыру, эш барышында һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү, һәркайсына индивидуаль якын килү, укыту процессын аның сәләтен истә тотып оештыру, баланың үз-үзенә ышанычын арттыру, фән белән кызыксындыру укытучының төп шарты булып тора.
Шуңа күрә, бүгенге көндә белем бирү системасын мәгълүмати - коммуникацион технологияләрдән башка күз алдына китреү мөмкин түгел. Ул уку мотивациясенә, бердәм дәүләт имтиханы тапшыруга, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләнүгә бәйле проблемаларны чишәргә, проектлар төзергә һәм иҗади эшләр башкарырга ярдәм итә. Дәресләрем нәтиҗәле үтсен өчен, төрле яңа метод һәм алымнар кулланырга тырышам. Укучыларның мөстәкыйль фикер йөртү, сөйләм теле күнекмәләрен үстерү максатыннан дәресләрне уен-дәрес, берләштерелгән дәрес, дәрес-экскурсия, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, дәрес-дискуссия, дәрес-диспут, проект яклау дәресләре формасында үткәрәм. Түбәнрәк сыйныфларда уен формасындагы эшләр дә белем сыйфатына уңышлы йогынты ясый.
Бүгенге көндә дәресләрдә укучының югары эшчәнлегенә ирешү өстендә эшләгән укытучы үзе укыта торган фән, фәлсәфә, психология, физиология, педагогика, социология фәннәре буенча белемле булырга, укучының аң-фикер эшчәнлеген формалаштырырга, баланың сәләтен ачарга, аңа төрле тормыш ситуацияләреннән чыга белү юлларын өйрәтергә, педагогик технологияләрне үзләштерергә тиеш. Шулай булуга карамастан, укытучының сөйләгән сүзләре, кигән киеме, елмаюы гади; сөйләме, фикерләре аңлаешлы; бала күңеленә үтеп кереп, анда ышаныч, өмет чаткылары уятырлык дәрәҗәдә булуы зарур. Минемчә, һәр очракта сабыр , ярдәмчел, мәрхәмәтле, олыны-кечене, әти-әнине хөрмәт итүче, милләтенә тугрылыклы булып, гореф-гадәтләрне саклаучы һәм, иң әһәмиятлесе, боларның мөһимлеген сабыйлар күңеленә, аңына җиткерә белүче укытучы гына үз һөнәренең остазы була. Гомумән, замана укытучысының һәрвакыт баш күтәрми мәгълүматка чумып утыруы түгел, ә укучысын чын шәхес итеп тәрбияли, аның рухи дөньясын формалаштыра, иң мөһиме, сәламәтлеге турында кайгырта белә торган көчле шәхес булуы зарур.
Гомер аты чабып узган кебек кенә булса да, төрле уңышлар, сынаулар тулы еллар да узган. Чәчләрен толымга үреп салган нәни кызчык түгел, ә гомер уртасына кереп баручы, 24 елга якын эш стажы булган татар теле укытучысы тырышып-тырышып дәрес аңлата. Җансыз курчак урынына – инде күптән яраткан укучылары. Сабыйларының күзләренә караганда, аны мизгел эчендә бер уй сызып үтә: һәрьяклап фәненә игътибар кимегәндә, дөньясы маңкортлашканда, кыйблаңа туры карап, газиз туган телеңне, аның асылын әле күп нәрсә аңламаган шушы сабыйларга җиткерә алырсыңмы, укытучы?
Мин ышанам: минем көчем җитә
Алга таба юллар ярырга.
Һич туктамам файда китерүдән,
Һич туктамам хезмәт итүдән.