top of page

Уңышлы технологияләрнең берсе - проблемалы укыту технологиясе

    “Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү - мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы” - дип, яза күренекле язучы, галим, педагог Г.Ибраһимов.    

       Чыннан да, замана алга барган саен, белем бирү процессы да заманча технологияләр белән үзгәртелеп торырга тиеш.  Ә яңа технологияләр куллану асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча тәшкил итә. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү - ул укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү.

Технология-фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланыла торган методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул.

     “Кешегә балык бир, ул бер көн тук була, син аны балык тотарга өйрәт- ул көн дә тук була”, - дигән мәкаль бар. Белем бирүнең төп максаты - укучыга әзер белем җиткерү генә түгел, ә аны мөстәкыйль рәвештә эзләнеп төшенергә, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү. Бала мөстәкыйль эзләнсен, яңа белем алырга тартылсын өчен, фәнгә карата кызыксыну уятырга кирәк. 

       Ә үз фәнеңә карата кызыксынуны ничек уятырга соң? Бу очракта ярдәмгә  инновацион технологияләр килә ала. Уңышлы технологияләрнең берсе - проблемалы укыту технологиясе. Проблемалы укыту барышында өйрәнүче үзе укыту процессындагы проблемаларны хәл итүдә катнаша. Әлеге технология укучылардагы акыл көче үсешен, танып белү активлыгын, мөстәкыйль һәм иҗади фикерләүне үстерү кебек катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә әһәмиятле чараларның берсе булып санала.

      Шәхестә иҗади сыйфатлар формалаштыру - фәнни-теоретик һәм социаль прогрессның шарты һәм таләбе булып тора. Иҗади сәләтлелек нигезенә гомуми акыл сәләте беренче урында тора, чөнки иҗади эшчәнлек өчен тиз генә дөрес юнәлеш сайлау, зирәклек, тапкырлык, мөстәкыйльлек таләп ителә.

    Нинди эшчәнлек иҗади дип саналырга мөмкин? Әлбәттә, барыннан да бигрәк, яңа нәтиҗәләр биргәне. Мондый очракта аның теләсә нинди түгел, субъектив яки объектив булса да оригинальлеге һәм иҗадилыгы белән аерылып торуы кирәк. Рационализаторлык һәм уйлап табулар - иҗади эшчәнлек, уйлап табу белән бергә, алар хезмәт процессын оештыруны камилләштерү буенча да эш алып баралар.

       Проблемалы укыту укучыда аз гына вакыт эчендә дөрес юнәлеш ала белү, эзләнү өчен үзеңдә булган белем һәм күнекмәләрне туплый алу, ышанычлы һәм төгәл юл сайлый белү кебек сыйфатларны формалаштыра.

     Проблемалы укыту барышында укучылар белемнәрне әзер килеш алмыйлар, ә алларына куелган бурычлар, белемне үзләштерү өчен аерым ысуллар табу юллар аша үзләштерәләр.

        Нинди проблеманы хәл итү теләге тудыру, моның белән ниндидер кызыклы яңалыкны белергә теләү һәм аны хәл итәргә алыну - проблемалы укытуның төп әһәмияте.

Проблеманы хәл итәргә алыну һәм аны планлаштыру, билгелене белгесездән аеру, проблемалы бурычка әверелә, бу бурычны хәл итү барышында җитешмәгән белемнәрне табу һәм үзләштерү башлана.

    Укытуда проблемалылык тудыру, һәрвакыт яңа белемнәрне үзләштерүгә ихтыяҗ тәрбияләү укучыда икеләнү, куелган сорауга җавап бирә белмәү, аптырашта калу халәтен бетерү максатларын куя.

     Проблемалы укытуны нигезен проблемалы сөйләп аңлату, өлешчә эзләнү эшчәнлеге һәм мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлеге тәшкил итә.

    Проблемалы сөйләп аңлату ничек барлыкка килә соң? Ул "бергәләп уйлау" һәм "бергәләп кичерү" хисләре булдыру кебек ысуллар ярдәмендә барлыкка килә.  Моның өчен башта материалның нинди дә булса бер өлешенә, үзгәртүләр кертелә, ә аннары эш барышында аларны укучылар белән бергә чишү, хәл итү  укытучының үзе тарафыннан башкарыла.

    Өлешчә эзләнү эшчәнлеге шартларында да укытучы тарафыннан юнәлеш бирелә. Укучыны мөстәкыйль фикерләүгә һәм җавапны актив эзләүгә этәрә торган махсус сораулар бирелә. ("Бу ситуациядә сез нишләр идегез? Мондый проблема белән очрашсагыз, ничек хәл итәр идегез?", "Сез ничек тикшерер идегез?",  һ. б. ш.). Укытучы нинди дә булса бер фикергә карата аларның үз фикерләрен, мөнәсәбәтләрен әйтергә куша.

Мәктәптә бу төр эшчәнлек яңа материалны аңлатканда кулланыла. Ул эвристик әңгәмә формасында укытучы тарафыннан белеп куелган сораулар белән алып барыла.

Мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлеге укучы тарафыннан мөстәкыйль эзләнү формасында хәл ителә. Ул татар теле дәресләрендә терәк схемалар, моделләр ясаганда, чыгыәлар, рефератлар язганда, мөстәкыйль эшләрдә, нинди дә булса мәсьәләләрне хәл иткәндә кулланыла.

    Әлеге эшчәнлекнең тагын бер ысулы ул - фәнни - практик эзләнүләр.  Эзләнү барышында укучы мөстәкыйль эзли, өйрәнә, тикшерә, нәтиҗә ясый, ә укытучы бары тик юнәлеш бирүче ролен генә башкара.

     Шулай итеп алар үзләре эзләнә һәм проблеманы хәл итә, ачыш ясый һәм нәтиҗә чыгара. Мондый юл белән өйрәнелгән материал яхшырак үзләштерелә, истә кала.

Проблемалы ситуацияләрне куллану да укучының активлыгын үстерергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә язучы һәм аның иҗатын өйрәнергә керешкәнче, иң кызыклы урыннарны гына укып күрсәтә кирәк. 

          Проблемалы укыту булганда, укытучының эшчәнлеге түбәндәгеләрдән тора:

проблеманы табу һәм проблемалы ситуация тудыру;

проблемалы ситуацияне хәл итүнең аеруча уңышлы ысулларын табу;

проблеманы күреп, тоеп алуга җитәкчелек этабы;

проблеманы формалаштыруны ачыклау;

шартларны анализлауда ярдәм итү;

хәл итүнең планын сайлау;

хәл итү процессында консультация бирү;

үзконтроль ысулларын табуда ярдәм итү;

ялгыш җибәрүчеләрнең аерым ялгышларын тикшерү;

проблеманы коллектив тикшерүне оештыру.

    Проблемалы укытуны төшенчә, кагыйдә, эзләнүле һәм башка гомумиләштергән белемнәрне үзләштерүдә кулланырга була.

    Ул укучыларның проблемалы ситуациядән чыгу юлын эзләргә,  проблеманы мөстәкыйль күрә, аннан чыгу юлын хәл итә белергә; белемнәрне мөстәкыйль кулланырга, хәл итү ысулларын табарга, танып белү активлыгын үстерергә зур этәргеч булып тора. Проблемалы укыту белемнәрне үзләштерүнең ныклыгына, фикерләүне үстерүгә, логик фикерләүне арттыруга, уку эшчәнлеген мавыктыргыч итеп оештырырга, белемнәрне комплекслы файдалануга зур ярдәм итә.

Кулланылган әдәбият

1. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов Педагогика. - Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 1998.

bottom of page